Гарантия йөкләмәләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе
Минзәлә прокуратурасы тарафыннан, Чаллы зонасы торак инспекциясе белән берлектә, Минзәлә шәһәрендәге торак йортны 2013 елда төзелгән подряд шартнамәсе буенча капиталь ремонтлауга карата подрядчы тарафыннан гарантия йөкләмәләре үтәлү-үтәлмәү очрагы тикшерелде. Тикшерү барышында баскыч мәйданнарының, фундаментны судан саклый торган күперчекләрнең һәм торак йорт фасадының торышы бозылу очраклары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә “Гарант плюс” ҖЧҖ директорына карата, вазифаи затка 4000 сум күләмендә штраф салып, Россия Федерациясенең КоАП 7.22 статьясында каралган административ хокук бозу турында административ хокук бозу эш кузгатылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International