2015 елның 6 ае эчендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә карата, шул исәптән: торак хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты буенча – 16, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты буенча – 93, йорттагы гомуми милекне карап тоту буенча – 174, коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча – 155, капиталь ремонт буенча – 24, төзелештәге җитешсезлекләр буенча – 5, үзгәртеп планлаштыру буенча – 8, ИК, ТМШларның эшеннән канәгать булмауга карата барлыгы 486 мәсьәлә турында 409 мөрәҗәгать керде (2014 елның шушы чорында – 519). Гражданнардан мөрәҗәгатьләрнең күбесе Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының Интернет-кабул итү хезмәтләре аша килә. 2015 елның 6 аенда БЗТИ шундый 155 мөрәҗәгать кергән, 2014 елның шушы чорында 153 мөрәҗәгать кергән булган. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан – 100, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгыннан – 72, прокуратурадан – 37, ТР Дәүләт торак инспекциясеннән 200 мөрәҗәгать ирешкән. БЗТИ башлыгы тарафыннан 95 граждан шәхсән кабул ителгән.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәсендә 245 акт төзелгән, 319 хокук бозу очрагы ачыкланган, идарәче оешмаларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 161 күрсәтмә бирелгән, РФ КоАП 19.5 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзелгән, җәмәгать суды тарафыннан 31 мең сум күләмендә административ штраф салу турында 4 карар чыгарылган. Моннан тыш, РФ КоАП 7.21, 7.22, 7.23 статьялары нигезендә административ хокук бозу турында 25 беркетмә төзелгән, БЗТИ башлыгы тарафыннан 89,500 мең сум күләмендә административ штрафлар салу турында 25 карар чыгарылган.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең 248е уңай хәл ителгән, 75 мөрәҗәгать БЗТИ контрольлегендә.