Әлмәт шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү хисаплагандагы хаталар турында

2015 елның 10 августы, дүшәмбе

Әлмәт шәһәренең Тельман урамы буенча 59а номерлы күпфатирлы йортта яшәүченең түләү документының эчтәлегенә карата законнарда билгеләнгән таләпләрнең үтәлешенә кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә ТКХ өчен түләү документларының “Күпфатирлы торак йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 354 номерлы кагыйдәләрнең 69 пунктындагы “б”, “в”, “е” пунктчаларының таләпләренә җавап бирмәве ачыкланды.

Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, эш материаллары, “Тельман, 59а” ТМШ карата РФ КоАП 14.8 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгату өчен, Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы бүлекләренә җибәрелде.

Карап тикшерү нәтиҗәсендә, Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы ТР идарәсе Карары нигезендә, “Тельман, 59а” ТМШ РФ КоАП 14.8 статьясының 1 өлеше нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аңа карата 5 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәзага тарту чарасы билгеләнде.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Тельман, 59а” ТМШ карата бирелгән күрсәтмә буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазе законнардагы таләпләргә туры китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International