Йортта яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына карата коллектив мөрәҗәгатен карау турында

2015 елның 7 августы, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамы буенча 62 нче йортта яшәүчеләрнең, квартал эчендәге челтәрләрдә еш кына төзексезлекләр булу сәбәпле, йортны кайнар судан даими өзү, шулай ук кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәве хакындагы коллектив мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” УТС АҖ башлыгы урынбасары инспекция тарафыннан, РФ КоАП 7.23 статьясы буенча, халыкны кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрнең норматив дәрәҗәсен бозган өчен, 1000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” АҖ предприятиесе тарафыннан, 150 метрдан артык искергән металл торбаларны полипропилен торбаларга алмаштырып һәм йорт яны территориясен төзекләндереп, кайнар су белән тәэмин итү буенча квартал эчендәге челтәрләрнең күпчелек өлешенә капиталь ремонт ясалды.

Хәзерге вакытта йорт кайнар су белән тәэмин ителә, кайнар суның температурасы билгеләнгән норматив таләпләргә җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International