Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында ачыкланганча, РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 Карарының (16.04.2013 ел, №344 РФ ХК ред.) 44 пунктын бозып, коммуналь хезмәтләр буенча гомумйорт ихтыяҗлары өчен күләмнәр хисаплау сәбәпле Идарәче компаниягә карата күрсәтмә бирелде һәм РФ КоАП 2.11 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Нәтиҗәдә Чаллы шәһәренең Чәчәкле бульвары буенча 17 номерлы йорттагы торак булмаган бинаның хуҗасына 3174,67 сум күләмендә түләүләр яңадан хисапланды, бу 2015 елның июнь ае өчен булган исәп-хисап кәгазьләрендә чагылдырылды.