2015 елның 6 ае өчен Әлмәт зонасы торак инспекциясенең эш нәтиҗәләре турында

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган планлы тикшерүләрнең еллык планы нигезендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе 2015 елда, гомуми мәйданы 193 395,29м² булган 40 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарә итүче 11 юридик затны тикшерде.

2015 елның 6 аенда Әлмәт, Сарман, Мөслим һәм Чирмешән районнарына инспекция тарафыннан беркетелгән торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр барышында идарәче компанияләр һәм ТМШларга карата инспекция тарафыннан 601 җитешсезлек очрагын бетерү турында 316 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 52 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга карата – 28, вазифаи затларга – 5, физик затларга – 19. Гомуми 783 500 сумлык штраф санкцияләре кулланылды.

2015 елның 6 аенда Әлмәт зонасы торак инспекциясе биргән күрсәтмәләр нигезендә идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан гомуми милекне ремонтлау буенча 2 680,54 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International