2015 елда юридик затларны тикшерү турында Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан Лениногорск районының Шөгер авылындагы “Хыял-2” ТМШ тикшерелде, гомуми мәйданы 9630,2 м2 булган 6 торак йорт каралды, “Көнчыгыш” ТМШ тикшерелде, гомуми мәйданы 3372,6 м2 булган 3 торак йорт каралды.
“Хыял-2” ТМШ тикшерү барышында торак фондын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуның 37 очрагы ачыкланды: цокольның, керә торган болдырның өслеге бозылган, керә торган металл ишекләр буялмаган, подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый, түбә катламы төзек түгел. Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Хыял-2” ТМШ вазифаи заты торак инспекциясе тарафыннан, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Билгеләнгән тәртиптә “Хыял-2” ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 12 күрсәтмә бирелде, аларның 4се 2015 елның 22 июненә кадәр бетерелде, калганнары 2015 елның 21 сентябренә кадәр бетерелергә тиеш.
“Көнчыгыш” ТМШ тикшерү барышында торак фондын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозуның 27 очрагы ачыкланды: баскыч мәйданнары тиешенчә җыештырылмый, чүплек әрҗәләренә карата таләпләр бозылган (әрҗәләр юк), төтен йөрү юлларын һәм җилләтү каналларын тикшерү һәм чистарту актлары юк, тәрәзәләр өслеге җимерек, подъездларны төзекләндерү ешлыгы сакланмый, газ белән тәэмин итү буенча эчке җайланмаларның торышын техник яктан тәэмин итү (газүткәргечләрне буяу) тиешенчә башкарылмый, ишекләр буялмаган, цоколь өслеге бозылган. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча “Көнчыгыш” ТМШ карата 9 күрсәтмә бирелде, аларның 6сы 2015 елның 25 маена кадәр һәм 2015 елның 1 июленә кадәр билгеләнгән срокларда бетерелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.