Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан “Вахитов районы ИК” ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде

2015 елның 20 июле, дүшәмбе

Жуковский урамы буенча 28А номерлы йортта яшәүчедән Казан шәһәре торак инспекциясенә “Вахитов районы ИК” ҖЧҖнең йорттагы гомуми милекне тиешенчә карап тотмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Тикшерү барышында ачыкланганча, подъездлардагы баскыч мәйданнары канәгатьсез торышта (стеналарда буяулар һәм штукатур катламнары купкан), тәрәзәләр өлешчә җимерек, икенче подъездда баскыч маршы утырган. Моннан тыш йорт фасадында цоколь бозылган, шулай ук икенче подъездда су җыелып агучы торбалар астында бетон улаклар юк.

Тикшерү нәтиҗәсендә “Вахитов районы ИК” ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәнең үтәлеше Казан шәһәре торак инспекциясе контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International