Чистай шәһәренең Яшьләр урамындагы 21 йорт адресы буенча яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы тарафыннан, РФ Торак кодексы таләпләрен бозып, гражданнарның милегендә булган һәм алар тарафыннан наймга алынган торак биналарның гомуми мәйданын законсыз арттыру очраклары ачыкланды, бу эшләр гомуми файдаланудагы урыннарның (коридорларның) мәйданын кушу хисабына башкарылган. Биналарның мәйданнарын арттыру аркасында гражданнарның ТКХ өчен биналарның гомуми мәйданына бәйле түләүләре дә арткан.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен Чистай ТЗИ тарафыннан күрсәтмә бирелде, аны идарәче компания вакытында үтәде. Гражданнарның торак биналары мәйданнары тиешле күләмгә китерелеп, ТКХ өчен түләүләр яңадан хисапланды.
Нәтиҗәдә гражданнарга 22 008,27 сум күләмендәге сумма кайтарып биреләчәк.