Чаллы шәһәрендә 2015-2016 елларда җылыту сезонына әзерлек барышын тикшерү

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чаллы шәһәре Прокуратурасы вәкиле белән берлектә, 2015-2016 елларда җылыту чорына әзерлекне тикшерүгә бәйле рәвештә Рубаненко урамы буенча 1 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларына ревизия ясалмаган, су бүлү системасының герметиклыгы өлешчә бозылган, урыны-урыны белән су басулар, пычраклар күзәтелә, яктылык юк, подвал бинасы санитар яктан эшкәртелмәгән; тамбур ишекләрендә тыгыз кыскычлар һәм үзеннән-үзе ябыла торган җайланмалар (эткечләр, пружиналар) юк; чүп кабул итә торган камера һәм чүпүткәргеч җайланмаларның санитар торышы канәгатьләндерерлек түгел; торак бинаның су агызып җибәрә торган өлешендә иңүләр, ярыклар бар һ.б.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Энтузиаст” ҖЧҖ карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.22 статьясы нигезендә административ эш кузгатылды, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International