Мөслим авылының Тукай урамындагы 33 номерлы йортны тикшергәндә төзелеш баскычларының тиешенчә урнаштырылмавы ачыкланды. Алар фасадтагы газүткәргеч торбага тимерчыбык белән беркетелгән, моннан тыш егылып китүдән саклый торган махсус җайланмалары да юк.
Ачыкланган бозуларның сәламәтлек өчен куркыныч янаганын исәпкә алып, Әлмәт зонасы торак инспекциясе, административ йогынты чаралары күрү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә хат җибәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе инспекторы В.В. Бувальцев карары нигезендә Мөслим муниципаль районының “Капиталь төзелеш идарәсе” МУП подрядчы оешмасы вазифаи заты административ хокук бозуда гаепле дип танылды, моның өчен РФ КоАП 5.27 статьясының 1 өлеше нигезендә җаваплылык каралган, һәм ул 3000 сум күләмендә административ штраф салыну рәвешендә җаваплылыкка тартылды.