Торак йортларда урнашкан офисларның, банкларның, рестораннарның, химчисткаларның һәм аяк киеме төзәтү урыннарының, шулай ук башка коммерцияле объектларның хуҗаларын торак йортларның капиталь ремонты өчен анда яшәүчеләргә караганда күбрәк түләргә мәҗбүр итәчәкләр. Санкт-Петербург шәһәренең закон актлары чыгару җыелышында РФ Торак кодексына (ТК) тиешле төзәтмәләр кертү буенча проект әзерләнде.
Депутатлар фикеренчә, коммерция, җитештерү максатларында биналардан файдалану “инженерлык коммуникацияләрен һәм физик конструкцияләрне нык талкый”, шул ук вакытта “биредә яшәүчеләр өчен тавыш һәм начар исләр дә чыгара”. “Известия” язганча, проект субъектларга, күпфатирлы йортларның торак булмаган биналарында башкарылган коммерция эшчәнлегенең төренә карап, “капремонт өчен минималь кертем күләмен дифференцацияләү” хокукын бирә (субъект дәрәҗәсендә кайсы эшчәнлек төренең бинага зур зыян салганлыгы исәпләп чыгарылачак).
Закон проектының инициаторы, КПРФ фракциясеннән Санкт-Петербургтагы закон актлары чыгару җыелышы депутаты Ирина Комолова аңлатып узганча, бүген юридик затлар, предприятиенең нинди булуына карамастан, капиталь ремонт өчен йортта яшәүчеләр кебек түли. “Ставка субъектлар тарафыннан билгеләнә: мисал өчен, Санкт-Петербургта ул 1 квадрат метр өчен 2,5-3 сум тәшкил итә. Бәя күпфатирлы йортның тибыннан, төзелеш елыннан, ничә катлы булуыннан чыгып билгеләнә, – ди Комолова. – Ялгыз яшәүче әбинең (ул әле, бәлки, өеннән дә чыкмый торгандыр) күп кешеләр килә торган ресторан кебек түләве бер дә гадел түгел”.