РФ КоАП 13.19.2 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 26 июне, җомга

       Түбән Кама зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә “Уңайлы Йорт” ТМШ идарәче оешмасы тарафыннан “Торак фонды мониторингы” (mgf.tatar.ru) мәгълүмати-аналитика системасында, “Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләр (күрсәтелә торган хезмәтләр) турында белешмәләр” бүлегендә 2014 ел өчен күпфатирлы йортлар белән идарә эшчәнлеге турында  мәгълүматның бозып бирелүе ачыкланды.

Әлеге хокук бозу очрагы буенча “Уңайлы Йорт” ТМШ инспекция тарафыннан РФ КоАП 13.19.1 статьясының 1 өлеше нигезендә – торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозган өчен, 30,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

2015 елның 17 июленә кадәр “Уңайлы Йорт” ТМШ билгеләнгән тәртиптә ачыкланган бозуларны бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International