Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ТРның күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләүгә карата лицензия комиссиясенең 3 нче утырышы булды.
Утырышта комиссия әгъзалары 2015 елның 25 февралендә үткәрелгән квалификация имтиханының һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан имтиханнарны уңышлы тапшырган вазифаи затларга тапшырылачак квалификация аттестатларын рәсмиләштерү нәтиҗәләрен раслады.
2015 елның 11 мартында биремнәрне үти алмаганнар һәм шулай ук аттестация узу өчен гариза тапшырганнар өчен квалификация имтиханы үткәреләчәк.