Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, урынга чыгып, йортта биналарның милекчеләренең гомуми милегенең канәгатьсез торышта булуына карата Буа районы, Лашчы тимер юл станциясе бистәсенең Үзәк урамы буенча 2 йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Тикшерү барышында әлеге йортта яшәүче милекчеләрнең күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча РФ Торак кодексында (161 ст.) каралган өч ысулның берсе сайламавы ачыкланды.
Күл Черкене авыл җирлеге башкарма комитетына 2015 елның 15 апреленә кадәр йорт белән идарә итү буенча идарәче оешма сайлау өчен ачык конкурс үткәрүне оештырырга тәкъдим ителде.