Прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тарту

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Чаллы шәһәре прокуратурасы һәм Чаллы шәһәре зонасы торак инспекциясе тарафыннан шәһәрдәге күпфатирлы торак йортларның тротуарларын, ишегалды территорияләрен һәм юлларны кардан, боз катламыннан вакытында чистарту өлешендә законнарның таләпләрен үтәүне тикшерү барышында бозулар ачыкланды. Нәтиҗәдә Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Жилкомсервис” ҖКФ ҖЧҖ, “Паритет” ИК ҖЧҖ,  “Челныстройремонт” ИО ҖЧҖ, “Электротехниклар” ИК ҖЧҖ, “Мәхәллә” ИК ҖЧҖ, “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ, “Киләчәк төзибез” ИК ҖЧҖ, “Камстройсервис” ИК ҖЧҖ оешмаларының 42 вазифаи заты административ җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар өчен салынган штрафларның суммасы –168 000 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International