Квалификацион сайлап алу һәм капиталь ремонт башлану хакында

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Торак фонды Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган барлык муниципаль районнарда да 2015 елгы капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен подрядчы оешмаларны квалификацион сайлап алу эшләре төгәлләнде.

         Барлыгы – 12, шул исәптән Зәй муниципаль районында – 5, Түбән Кама муниципаль районында – 6, Яңа Чишмә муниципаль районында 1 подрядчы оешма сайлап алынды. Квалификацион сайлап алуларда 17 подрядчы оешма катнашты.

          Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча эшләр башкаруга карата 97 подряд шартнамәсе Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Торак фонды мониторингы” мәгълүмати-аналитик системасында теркәлде һәм кертелде.

         Хәзерге вакытта күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре 3 муниципаль райондагы 55 йортта алып барыла. Башкарылган эшләрне ТКЗТИ инспекторлары күзәтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International