2015 елның 17 февралендә Чистай шәһәренең “Сәгать заводы бистәсе” микрорайонында Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе, микрорайонның “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы вәкилләре, хезмәт күрсәтүче, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның вәкилләре, Чистай зонасы торак инспекциясе вәкиле, хокук саклау органнары вәкиле катнашында гражданнар җыены булып узды.
Җыенда йорт яны территорияләрен төзекләндерү, торак йортларны техник яктан карап тоту мәсьәләләре, торак-коммуналь хуҗалык тарифлары турында сөйләштеләр.
Гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга да тиешле оешмаларның вәкилләре тарафыннан тәфсилле аңлатмалар бирелде.