2015 елгы программа буенча КФЙ капиталь ремонтлау

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

2015 елда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасы буенча билгеләнгән таләпләр нигезендә Яшел Үзән муниципаль районында подрядчы оешмалар сайлап алынды. Сайлап алу нәтиҗәсендә 5 подрядчы оешма җиңүче дип танылды, алар 27 күпфатирлы йортта гомуми милекне төзекләндерәчәк, шул исәптән 3 йортта лифтларны алмаштырачак.

Хәзерге вакытта 19 йортта подрядчылар эшләрне башкаруга кереште. Түбә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су бүлү, электр белән тәэмин итү системаларын яңарту эшләре башланды.

         Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре йортларда башкарыла торган эшләрнең билгеләнгән таләпләргә туры килүен даими рәвештә тикшереп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International