2015 елның 12 февралендә ЧЗТИ дәүләт инспекторы тарафыннан Нурлат шәһәрендәге Завод тыкрыгы буенча 2 нче һәм Гыйматдинов урамы буенча 113 нче торак йортларның түбәләрендә тупланган карның һәм карлы бозның нормадан артык булу очраклары ачыкланды.
РФ КоАП 28.1 статьясының 1 өлешендәге 1 пунктчасы нигезендә ачыкланган бозулар бу торак йортлар караган “Экодом” ҖЧҖ директорына һәм “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозулар турында эш ачуга сәбәп булды.
2015 елның 18 февралендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Экодом” ҖЧҖ директоры белән “Уңайлылык” (“Комфорт”) ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аларның һәркайсына 4000 сум күләмендә штраф салынды.