Сарман районы буенча капиталь ремонт барышын тикшерү

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Сарман муниципаль районында 2015 елгы капиталь ремонт программасына 9 торак йорт кертелгән. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, 2015 елның 4 февраленә карата 3 йортта эшләр башланган.

         Әлмәт зонасы торак инспекциясе, идарәче компания һәм подрядчы оешма вәкилләре белән берлектә, 2015 елның 4 февралендә Сарман авылындагы Совет урамы буенча 31 нче торак йортны тикшерде.

Тикшерү барышында йортта салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча инженерлык системаларын алмаштыру эшләре “КАМСТРОЙФОН” ҖЧҖ тарафыннан эш башкару технологияләрен саклап башкарылганлыгы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International