2015 елда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен 320 подрядчы оешма дәгъва белдерде, алар арасыннан күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләрен башкару өчен 194 подрядчы оешма сайлап алынды. Квалификацион сайлап алулар Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе 108 күпфатирлы йорт буенча (Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнары) подряд шартнамәләрен теркәде һәм реестрга кертте.
477 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау һәм ремонтлау эшләре башланды, шул исәптән 72 йортта җылылык белән тәэмин итү, 91 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 181 йортта салкын су белән тәэмин итү, 171 йортта су бүлү, 96 йортта электр белән тәэмин итү буенча инженерлык системалары яңартыла, 151 йортта – түбә, 123 йортта фасадлар ремонтлана.
Йортларда алып барылган эшләр Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе инспекторларының җитди контроленә алынды.