Әлмәт шәһәренең Сөләйманова урамы буенча 20 нче торак йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәсендә “Альянс плюс” ҖЧҖенә 31 нче фатирның аш бүлмәсендә һәм баскыч мәйданчыгында җылылык белән тәэмин итү буенча терәк торбаның эшчәнлеген торгызу, 2 катның баскыч мәйданчыгында тәрәзә урнаштыру һәм йорт яны территориясен зур габаритлы чүп-чардан арындыру буенча күрсәтмә бирелде.
Әлеге җитешсезлекләр идарәче компания тарафыннан вакытында бетерелмәде, нәтиҗәдә идарәче компаниягә карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. 2015 елның 23 гыйнварында, Җәмәгать судьясы карары белән, идарәче компания административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
2015 елның 10 февраленә карата җитешсезлекләр бетерелгән.