Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә 2013 елның 1 ноябреннән башлап торак фондыннан файдалануны һәм аның сакланышын дәүләт контролендә тотучы органнарга РФ КоАП 6.24 ст. 1 ө. (лифтларда һәм күпфатирлы йортларда гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар хакындагы эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде. Күрсәтелгән биналарда федераль законда билгеләнгән тәмәке тартуга каршы тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
2015 елның гыйнвар аенда Әлмәт зонасы торак инспекциясе Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге тарафыннан 6.24 ст. 1 ө. нигезендә төзелгән 18 административ материал карап тикшерде. ӘЗТИ башлыгы гомуми 9,0 мең сум күләмендә административ штраф билгеләү турында 18 күрсәтмә чыгарды.