Юридик затларны планлы рәвештә тикшерү хакында

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе

2015 елда юридик затларны тикшерү буенча Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2015 елның 22 гыйнварыннан башлап 18 февраленә кадәр Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 102229,2 квадрат метрлы 13 күпфатирлы йорт белән берлектә, “Жилтехсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерде.

         Тикшерү нәтиҗәсендә йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 186 очрагы ачыкланды. “Жилтехсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата бозуларны бетерү турында 13 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде: РФ КоАП 7.22 ст. – торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу буенча – 1 һәм РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше – энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру турында законнарны бозу буенча 2 беркетмә.

         Салынган штрафларның гомуми суммасы – 45000 сум.

Бирелгән күрсәтмәләрне үтәү ТКЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International