Куркынычсызлык техникасы буенча киңәшмә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

2015 елның 12 февралендә Бөгелмә шәһәре Башкарма комитетында барлык подрядчы оешмаларның җитәкчеләре белән күпфатирлы йортларны 185-ФЗ нигезендә капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә булып узды.

Киңәшмәнең төп темасы күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлаганда подрядчы оешмалар тарафыннан куркынычсызлык техникасын саклау мәсьәләләренә багышланды.

         Капиталь ремонт программасы буенча Бөгелмә шәһәрендә 2015 елда, түбәсе белән фасадын ремонтлауны күздә тотып, 87 йортны төзекләндерү планлаштырылган. Төп басым югарылыкта эшләгәндә куркынычсызлык техникасын таләпләрен саклауга ясалды.

         Киңәшмәдә БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев катнашты, ул үзенең чыгышында фотоматериаллар белән куркынычсызлык техникасында китүче төп бозуларны күрсәтте һәм подрядчы оешмаларның җитәкчеләренә хезмәткәрләре арасында куркынычсызлык техникасын бозуларга китермәү буенча эш алып барырга, шулай ук эш алып бару мәдәниятен көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International