2015 елда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауның кыска вакытлы программасына Зәй муниципаль районында 14 торак йорт кертелгән. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, 2015 елның 4 февраленә карата капиталь ремонт эшләре 6 йортта башланган.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, идарәче компания һәм ТМШ вәкилләре белән берлектә, Жуков урамындагы – 11, Гагарин урамындагы – 55 (подрядчысы – “Заинск-кровля” ҖЧҖ), Ленин урамындагы – 5, Комсомол урамындагы – 67а (подрядчысы – “Стройка-сервис” ҖЧҖ), Гагарин урамындагы –53 (подрядчысы – “Жилремстройсервис” ҖЧҖ) йортларны тикшереп чыкты.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә санап үтелгән йортларда кайнар, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү инженерлык системаларын алмаштыру эшләре подрядчы оешмалар тарафыннан проект буенча эшләрне башкару технологиясен саклап башкарылганлыгы ачыкланды.