Дәүләт торак инспекциясе коллективы 2015 елның 8 февралендә булып узган “Россия чаңгы юллары – 2015” массакүләм чаңгы ярышларында катнашты. Әлеге чара 71 төбәктә узды.
Казандагы мәйданчыклар Залесный бистәсенең “Кояшлы” лагере территориясендә, төп старт шунда бирелде, Имәнлек урамы буенча урман-парк зонасында һәм Дәрвишләр бистәсенең каенлык аланында урнашты. Барлыгы исә бу көнне “Россия чаңгы юллары – 2015” ярышларында 20 мең тирәсе кеше катнашты. Бәйрәм атмосферасы тудыру өчен барлык мәйданнарда да, спорт программасы белән берлектә, күңел ачу чаралары оештырылды, шул исәптән шәһәрдәге иҗат коллективлары чыгышлар ясады.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясеннән 5 кеше катнашты. 5 чакрымлык арада хатын-кызлар арасында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе консультанты Троц Альбина Актасовна җиңү яулады. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Закиров Линар Рөстәм улы хатын-кызлар арасында беренче урын алган өчен диплом һәм акчалата сертификат тапшырды.
Шулай ук “Россия чаңгы юллары – 2015” массакүләм ярышларында Чаллы зонасы торак инспекциясеннән – 9, Әлмәт зонасы торак инспекциясеннән – 3, Алабуга зонасы торак инспекциясеннән – 8, Түбән Кама зонасы торак инспекциясеннән – 4, Чистай зонасы торак инспекциясеннән 2 кеше катнашты.
Бу ярышларда катнашудан барлык хезмәткәрләр дә энергия һәм шәп кәеф алды. Бу чара коллективның бердәмлеген арттыра һәм аның профессиональ эшчәнлегендәге нәтиҗәләргә уңай йогынты ясый.