2015 елның 5 февралендә АЗТИ инспекторлары Менделеевск шәһәренең “Нептун+” ИК ҖЧҖ, Әгерҗе шәһәренең “СМП-184” ИК ҖЧҖ, Мамадыш шәһәренең “Мамадыш районы һәм Мамадыш ш. идарәче компаниясе” ҖЧҖ, Алабуга шәһәрендәге “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ, “Жилсервис” ИК ҖЧҖ, “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ күпфатирлы торак йортларда 19 фатирда ветераннар белән очрашу уздырды. Очрашу барышында ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр буенча сораулар бирде. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау буенча сорауларга һәм шикаятьләргә җаваплар бирелде.
АЗТИ тарафыннан Алабуга ш. Тынычлык проспекты ур. буенча №15 йортта яшәүченең телдән мөрәҗәгате карап тикшерелде. Әлеге торакчының фатирда һава температурасының түбән булуына карата кисәтүләре бар иде. АЗТИ тарафыннан тикшерү барышында әлеге җитешсезлек бетерелде, фатирдагы һава температурасы нормалаштырылды.