Чаллы зонасы торак инспекциясе 2015 елның гыйнварына карата Чаллы шәһәре буенча торак фонды объектларын чагыштырып тикшереп чыкты. Тикшерү барышында ачыкланганча, 2014 ел башындагы мәгълүматлар белән чагыштырганда, 2014 ел дәвамында Чаллы шәһәрендә гомуми мәйданы 258 мең кв. метрлы яңа 29 күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган. Шулай ук 5 яңа идарәче компания оештырылган.