Чистай зонасы торак инспекциясе планлы рәвештә юридик затларны тикшерергә кереште

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, 2015 елның 2 февралендә Чистай ЗТИ Нурлат шәһәрендәге “Уңайлы” (“Уют”) ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен планлы рәвештә тикшерә башлады. План буенча, тикшерү 20 эш көне дәвамында башкарылачак. Урынга чыгып һәм документар тикшерүне үткәрү ТР Прокуратурасы белән килештерелгән.

Урынга чыгып тикшерү барышында әлеге оешма карамагында булган 26 күпфатирлы торак йортны комплекслы тикшерү планлаштырыла. 

Хәзерге вакытта 12 КФЙ тикшерелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Торак фондыннан техник файдалану кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланган. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 12 күрсәтмә бирелгән. Шулай ук документлар да тикшерелә, шуның нәтиҗәсендә идарәче оешмадан хокук билгели торган, аның эшчәнлеге гамәлгә ашырылганда кулланыла торган, торак законнарының һәм энергияне саклау турындагы законнарның зарури таләпләрен башкаруга бәйле документлар соратып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International