2015 ел өчен Казан шәһәрендәге йортларны капиталь ремонтлау программасы басылып чыкты

2015 елның 6 феврале, җомга

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Г. Калинкин тарафыннан 2015 ел өчен Казан территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча Төбәкара программаның кыска вакытлы планы расланды. Тиешле 24.12.2014 ел, №7499 карар 2015 елның 15 гыйнварындагы №1 (282) Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты (92-114 бит)[1].

Быел Авиатөзелеш районында – 16, Вахитов районында – 10, Киров районында – 25, Мәскәү районында – 22, Яңа Савин районында – 58, Идел буе районында – 90 һәм Совет районында 59 йортта капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Программаны гомуми финанслау күләме якынча 1,5 миллиард сум  тәшкил итә. Шул ук вакытта акчаның зур өлеше – 707 миллион сум күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең акчаларына туры килә.

Моннан тыш, Казан Мэриясенең KZN.RU[2] рәсми порталында 2015 елда, эш төрләрен күрсәтеп, капиталь ремонт планлаштырылган барлык 280 торак йорт күрсәтелгән Казан картасы бирелде.


[1] http://www.kzn.ru/sites/default/files/sbornik_dok/sbornik_1_2015.pdf

[2] http://www.kzn.ru/kapremont-2015

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International