Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен коммуналь ресурсларны куллану нормативлары арта

2015 елның 6 феврале, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын билгеләү һәм ачыклау мәсьәләләре турында” 17.12.2014 ел, №1380, “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең коммуналь хезмәтләрне күрсәтү мәсьәләләре буенча кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 16.04.2013 ел, №344 карарлары нигезендә 2015 елның 1 гыйнварыннан, коммуналь ресурсларны куллануны исәпкә алу җайланмаларын урнаштыруда техник мөмкинлекләр булган очракта, электр, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларына карата артучы коэффициентлар кертелә:

2015 елның 1 гыйнварыннан 2015 елның 30 июненә кадәр – 1,1;
2015 елның 1 июленнән 2015 елның 31 декабренә кадәр – 1,2;
2016 елның 1 гыйнварыннан 2016 елның 30 июненә кадәр – 1,4;
2016 елның 1 июленнән 2016 елның 31 декабренә кадәр – 1,5;
2017 елдан башлап – 1,6.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International