Күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау төбәк программасын гамәлгә ашыруның 2015 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, №1146 Карары белән расланган Кыска вакытлы планын раслау хакында” 24.12.2014 ел, №1021 Карары нигезендә, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе капиталь ремонт эшләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләрен һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча муниципаль адреслы программаларны килештерә, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт ясау өчен подрядчы оешмаларны квалификацион сайлап алу процедурасында катнаша, подряд шартнамәләре реестрын алып бара, капиталь ремонт үткәрү өчен квалификацияле һәм намуслы подрядчы оешмаларны җәлеп итүне, капиталь ремонтның үз вакытында башкарылуын һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлаганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлүне контрольдә тота, башкарылган эшләр актын КС-2 формасы буенча килештерә, капиталь ремонты төгәлләнгән объектны файдалануга кабул иткәндә катнаша.

2015 елгы программада 999 күпфатирлы йортта гомуми милекне гомуми 4 млрд 711 млн сумга капиталь ремонтлау планлаштырыла.

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе эш күләмнәре буенча 3045 җитешсезлек исемлеге һәм 2015 ел өчен Татарстан Республикасының 45 муниципаль районында күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча муниципаль адреслы программаларны килештерде.

2015 елның 30 гыйнварына карата күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен 299 подрядчы оешма гариза тапшырган булган, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башкару өчен 177 подрядчы оешма сайлап алынган. 41 муниципаль районда квалификацион сайлап алулар төгәлләнде, Теләче муниципаль районында ул үткәрелмәде.

272 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау һәм ремонтлау эшләре башланды, шул исәптән 50 йортта җылылык белән тәэмин итү, 60 йортта кайнар су белән тәэмин итү, 40 йортта электр белән тәэмин итү буенча инженерлык системалары төзекләндерелә, 82 йортта – түбә, 51 йортта – фасадлар, 16 йортта фундаментлар яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International