Казанлылар бәдрәфләрен чүплек итеп файдаланудан туктамый

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Казан буенча канализация челтәрләрендә уртача алганда көненә 60 тапкыр тыгылу очрагы барлыкка килә. Ләкин кайчак бу күрсәткеч көненә 100-110 мөрәҗәгатьне дә артып китә. Яңа елның беренче 20 көнендә авария диспетчерлык хезмәте инде 1200 гариза алырга өлгергән. Мондый тыгылу очракларының киң таралган сәбәбе – казанлыларның бәдрәф бүлмәсенә чүплек урыны итеп каравыннан гыйбарәт. Һәр атна саен шәһәрнең канализация суырту станцияләреннән ким дигәндә 50 тонна көндәлек чүп-чары чыгарыла, ел буена исә 3 мең тоннага кадәр калдык җыела.

Кагыйдә буларак, тыгылу очраклары коеларның тулуына, җыентык суларның тротуарларга һәм юлның йөри торган өлешләренә агып чыгуына, ә йорт эчендәге коммуникацияләр герметик булмаган очракта – подвалларны бастыруга китерә. Нәтиҗәдә бик сасы ис барлыкка килә, суны берничә сәгатькә өзәргә туры килә һәм торбаүткәргечләр кирәгеннән артык көчәнеп эшли башлый, бу исә киләчәктә аварияләр китереп чыгара һәм яңадан суны өзү күренешләренә китерә. Моннан тыш, чит-ят чүп-чар кыйммәтле КНС җайланмасының төзексезләндерергә мөмкин. Бу хәлләрне китереп чыгармас өчен канализациягә азык-төлек калдыкларын, төзелеш һәм көндәлек чүп-чарын, шул исәптән чүпрәк-чапрак, йорт хайваннарының хаҗәт үти торган нәрсәләрен, дару, ягулык һәм ЯММ, хлоркатнашмалы матдәләр ташларга ярамаганлыгын белеп торырга кирәк.

Шушы киңәшләрне үтәгән очракта насослар һәм канализация торбалары системасы өзлексез эшләячәк, торбаүткәргечләрне профилактика ягыннан чистарту нинди дә булса каршылыкларсыз узар дип ышандырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International