Торак йортларның һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары түбәләрен кар һәм боз сөңгеләре булу-булмауга карата тикшерү

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Прокуроры йөкләмәсен үтәү максатында, Түбән Кама шәһәре прокуроры ярдәмчесе белән берлектә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторы Түбән Кама шәһәрендәге торак йортларны һәм социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын биналарның түбәләрендә кирәгеннән артык кар катламы һәм боз сөңгеләре булу-булмауга карата тикшереп чыкты.

         Тикшерүдән күренгәнчә, идарәче компанияләр күпфатирлы йортларның түбәләрен, балкон һәм подъезд кыекларын кардан, боздан арындыру өчен системалы эш алып бара. Кирәгеннән артык тупланган кар катламы нибары ике йортта ачыкланды, алар “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәсенә карый: Студент урамындагы 9 нчы һәм 13 нче йортлар. Әлеге идарәче компания директорына Түбән Кама шәһәре прокуроры кисәтү ясады.

         Социаль-мәдәни-көнкүреш объектларының түбәләрендә кар да, боз сөңгеләре дә, боз катламнары да нормадан артык тупланган: «Берлога» кафесы, «Дан», «Бәрәкәт» кибетләре, «Жемчужина» рестораны,  «Ял» кунакханәсе, «Пипперони» пиццериясе, «Кодак» фотосалоны, ЮХИДИ һәм Федераль казначылык биналары, №11 һәм №13 балалар бакчалары, №1 һәм №2 урта мәктәпләр, №1 балалар музыка мәктәбе, ФГОУССО «Түбән Кама нефть химиясе көллияте», ГАОУСПО «Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте», ГАОУСПО «Түбән Кама технология көллияте». Санап үтелгән учреждениеләрнең вазифаи затларына Түбән Кама шәһәре прокуроры тарафыннан йогынты актлары чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International