Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган биш муниципаль районда 2015 елның 26 гыйнварында 2015 елгы программа буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауда катнашу өчен подрядчы оешмалар сайлап алынды. Барлык районнарда подрядчы оешмалар эшләргә кереште:
– Бөгелмә районында – 24 йортта,
– Азнакай районында – 6 йортта,
– Ютазы районында – 6 йортта,
– Лениногорск районында – 16 йортта,
– Баулы районында – 7 йортта.
Торак инспекциясе №185 Федераль закон үтәлешен һәм барлык эшләрне проект-смета документларына туры китерүне һәм подрядчы оешмаларда эшләүчеләрнең куркынычсызлык техникасын үтәвен контрольдә тотуга кереште.