Йорт түбәләрен нормадан артык тупланган кар һәм бозлавыктан чистарту өлешендә торак законнары таләпләрен бозган өчен ТМШ административ җаваплылыкка тарту турында

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2015 елның 26 гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясенә Нурлат шәһәрендә “Коммунальчы” ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында эш ачу хакында Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан чыгарылган карар килеп иреште.

Карар ТМШ карамагында булган йортларның түбәләрен нормадан артык тупланган кардан, бозлавыктан һәм боз сөңгеләреннән чистарту өлешендә торак милекчеләре ширкәтенең торак законнары таләпләренең үтәмәвен тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор тарафыннан чыгарылган.

Күрсәтелгән таләпне җитди бозу очрагы Нурлат шәһәренең Совет урамы буенча 145 нче йортта ачыкланган.

2015 елның 29 гыйнварында административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы в.б. тарафыннан карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәсендә “Коммунальчы” ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 4000 сум күләмендә штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International