Административ хокук бозу турында эш карап тикшерелде

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Быелның 12 гыйнварында Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Төзүчеләр проспекты буенча 39 нчы йортта яшәүче гражданка Ю.В. Воронкованың мөрәҗәгате килеп иреште.

         Әлмәт зонасы торак инспекциясе үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә “Уңыш” ТЭИ ҖЧҖ тарафыннан торак законнары таләпләре һәм Торак фондын эксплуатацияләүнең техник кагыйдәләре һәм нормалары бозылуы ачыкланды. Тикшерүдән күренгәнчә, инженерлык коммуникацияләренең төзексез хәлдә булуы аркасында Төзүчеләр проспекты буенча 39 нчы торак йортның подвал бинасын су баскан.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ӘЗТИ башлыгы карары белән, идарәче компаниянең вазифаи заты, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук идарәче компаниягә ачыкланган бозуларны бетерү буенча күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International