Тәмәке тарткан өчен административ хокук бозу турында эш карап тикшерү хакында

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә 2013 елның 1 ноябреннән торак фондыннан файдалану һәм аны саклауны дәүләт контролендә тотучы органнарга РФ КоАП 6.24 ст. 1 ө. каралган (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү бурычы йөкләнде.

Федераль законда билгеләнгәнчә, күрсәтелгән урыннарда тәмәке тарту буенча хокук бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

2013 елның 1 ноябреннән алып 2014 елның 31 декабренә кадәр булган чорда Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан барлыгы 45 административ эш каралды, алар РФ ЭЭМ Әлмәт районы бүлеге тарафыннан 6.24 ст. 1 ө. буенча төзелгән. АЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 22,50 мең сумлык административ штраф билгеләү карары чыгарылды. Ләкин хокук бозучылар штрафларының нибары 5,0 мең сумын гына түләгән. Законнарда билгеләнгән вакытка (карар үз көченә кергәннән соң 60 көн дәвамында) штрафларны түләмәгән өчен административ материаллар инспекция тарафыннан Әлмәт муниципаль районының Суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International