2015 елның 20 гыйнварында Әлмәт муниципаль районында 2015 елгы адреслы капиталь ремонт программасында катнашу өчен подрядчы оешмаларны сайлап алу процедурасы үткәрелде.
Сайлап алуда катнашыр өчен 31 подрядчы оешма гариза тапшырды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 2015 елгы капиталь ремонт программасында катнашу өчен 18 подрядчы оешма билгеләнде.
2015 елның 28 гыйнварына карата Әлмәт муниципаль районында 23 йортта фасадны, түбәне, шулай ук электр һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын төзекләндерү юнәлешләрдә капиталь ремонт эшләре башланган.