Идарәче компания имтихан тапшырачак

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

Лицензияләү механизмын кулланып, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген дәүләти җайга салуга күчүнең тәртибе һәм вакытлары билгеләнде. Закон таләпләре буенча, 2015 елның 1 маена кадәр идарәче компанияләр күпфатирлы йортлар белән идарә итү өчен лицензия алырга тиеш. Күрсәтелгән датадан соң лицензиясез эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру тыела. Лицензия вакыты чикләнмичә бирелә һәм үзе бирелгән Россия Федерациясе субъекты территориясендә гамәлдә була.

Лицензияләү механизмын кертү күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук торак фонды белән идарә итү өлкәсендә нәтиҗәсез эшләүче оешмаларны алмаштыру эшен тизләтергә ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International