Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре урынга чыгып гражданнарның 2014 елның апрелендә йорт белән идарә итүче оешма (“Жилкомплекс” ИК” ҖЧҖ) белән Яшел Үзән шәһәренең Татарстан урамы буенча 23 нче йортта биналарның милекчеләре арасында күпфатирлы йорт белән идарә шартнамәсен өзүгә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде. Хәзерге вакытка кадәр идарәче оешма билгеләнмәгән.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгына РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йорт белән идарә итү өчен идарәче оешманы сайлап алу буенча җирле үзидарә органы тарафыннан ачык конкурс үткәрү тәртибе турында” 06.02.2006 ел, №75 Карары белән расланган Кагыйдәләр нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча идарәче оешманы сайлап алуга карата ачык конкурс үткәрү гозере белән хат җибәрелде.