2015 елның 16 гыйнварында закон таләпләре нигезендә Чистай муниципаль районында 2015 ел буенча капиталь ремонт адреслы программасында катнашу өчен подрядчы оешмаларны сайлап алу процедурасы үткәрелде. Сайлап алуда катнашу өчен 4 подрядчы оешма гариза тапшырды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, 2015 елда капиталь ремонтта катнашу өчен 2 подрядчы оешма билгеләнде: “ГрейтСтрой” ҖЧҖ һәм “Оптимастрой” ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта Чистай муниципаль районында капиталь ремонт буенча алты торак йортта эш башланган. Нигездә фасадларны, канализация системасын һәм подъездларны төзекләндерү эшләре алып барыла.