Еш кына идарәче оешмалар (ИК, ТМШ, ТТК) күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту буенча үзләренә йөкләнгән бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкармыйлар яисә торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле тәртиптә күрсәтмиләр, шул ук вакытта кулланучыларның шикаятьләрен игътибарсыз калдыралар (хезмәтләрне тиешле күләмдә күрсәтмәгән өчен акт төзүдән баш тарталар).
Мондый очракларда шунысы мөһим:
1. Кулланучының гаризасын (мөрәҗәгатен) карамау хезмәтләр күрсәтүченең кулланучыларның хокукларын бозуына дәлил булып тора;
2. Кулланучы хезмәтләрне күрсәтүдә яисә эшләр башкаруда сыйфат бозылуга яки өзеклекләр булуга карата акт төзергә һәм аны күпфатирлы йорт советы әгъзаларыннан, күршеләреннән имзалатып, таныкларга мөмкин.
Гомуми закон актларыннан кала, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре махсус кагыйдәләр һәм нормалар белән җайга салына, болар нигездә: РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 27.09.2003 ел, №170 Карары белән расланган Торак фондыннан техник файдалану кагыйдәләре һәм нормалары; РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул ителгән “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” №354 карары; РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 ел, №491 Карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм хезмәтләр күрсәтүне яки эшләр башкаруны тиешле сыйфатта һәм (яки) вакытларын бозып башкарган очракта торак бинаны карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү күләмен үзгәртү тәртипләре. Күрсәтелгән норматив-хокукый актлар хокукый база булып санала, алар нигезендә күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре белән идарәче компания идарә арасында шартнамәсе төзелә. РФ Торак кодексының 162 ст. буенча күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсендә йортның гомуми милеген карап тоту буенча хезмәтләрнең һәм эшләрнең, шулай ук идарәче компания тарафыннан күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең тәгаенләнгән исемлеге булырга тиеш. Әгәр дә әлеге хезмәтләр тулы күләмдә, тиешле сыйфатта күрсәтелмәсә, яисә билгеләнгән вакытларын бозып күрсәтелсә, биналарның милекчеләре идарәче компаниягә карата дәгъва белдерә ала.
Килеп чыккан проблемаларны хәл итүнең дәгъваи тәртибе:
1. Идарәче компания җитәкчесе белән шәхси очрашып сөйләшүгә язылыгыз һәм Сездә ризасызлык тудырган хәлләр турында сөйләп бирегез. Җитешсезлек булуны, хезмәтнең күрсәтелмәвен раслый торган, күпфатирлы йорт советы әгъзалары катнашында торакчылар тарафыннан төзелгән актны күрсәтегез һәм актка кирәкле фотоларны теркәгез.
2. Әгәр дә идарәче компания җитәкчелеге сезнең белән сөйләшүдән баш тартса һәм очрашулардан даими качып йөрсә, дәгъваны язмача җиткерегез. Аны ике нөсхәдә язу әйбәтрәк булыр, берсе идарәче компаниягә җибәрелә, икенчесе, ИК рәсми заты тарафыннан кабул итеп алыну турында тамга куелып, мөрәҗәгать итүчедә калдырыла. Әгәр башкаручының вәкилләре дәгъваны алудан яки икенче нөсхәсендә аны кабул итү фактыннан һәм датасын күрсәтүдән баш тартса, аны башкаручы адресына почта аша, теркәлгән кушымталарының исемлеген күрсәтеп һәм кулга тапшыру турындагы белдерүнамә белән, заказлы хат итеп җибәрергә кирәк. Кулга тапшыру турындагы белдерүнамә соңыннан адресатның кулланучының таләпләрен алуы буенча дәлил булачак.
Коммуналь хезмәтләрне күрсәтүчегә дәгъва белдерү үрнәге
Идарәче компания җитәкчесенә
____________________________
идарәче оешманың исеме
гр.___________________
(фамилия, И.А.)
түбәндәге адрес буенча яшәүче: ___
_____________________________
(даими теркәлү адресы)
элемтә тел.____________________
Коммуналь хезмәтләрне тиешле сыйфатта күрсәтмәүгә карата
ДӘГЪВА
Мин Сезнең оешма тарафыннан хезмәт күрсәтелүче йортта яшим. Йорт югарыда күрсәтелгән адрес буенча урнашкан.
Сезнең оешма кулланучыга нормативларда һәм шартнамә шартларында билгеләнгән стандартларның, санитар кагыйдәләрнең һәм нормаларның мәҗбүри таләпләрдәге сыйфатына туры килә торган хезмәтләр күрсәтергә, шулай ук коммуналь хезмәтләр турында мәгълүматлар бирергә бурычлы.
Хезмәтләр күрсәтүнең куллану үзенчәлекләре һәм тәртибе җылылык белән тәэмин итү, электр энергиясе белән тәэмин итү, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация буенча билгеләнгән нормативларга җавап бирергә тиеш. Сезнең оешма үз бурычларын тиешле дәрәҗәдә башкармый. Тиешле дәрәҗәдә башкармау түбәндәгеләрдә чагылдырыла:
- торак биналарны җылыту буенча минем тарафтан чаралар үтәлгән очракта торак биналарда һава температурасы 15 градус тәшкил итә, бу исә гамәлдәге нормаларга һәм кагыйдәләргә җавап бирми;
- торак бинада кайнар су температурасы 40-45 градус тәшкил итә, бу шулай ук гамәлдәге нормаларга һәм кагыйдәләргә җавап бирми.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә карата бурычларымны мин тиешле тәртиптә башкарам, бу хәл түләү турындагы квитанцияләр белән раслана.
Аталган бозулар “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы РФ Законы таләпләренә каршы килә, аның нигезендә башкаручы сыйфаты шартнамә шартларына, Коммуналь хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренә туры килә торган хезмәт күрсәтергә тиеш, кулланучы аның гомере, сәламәтлеге өчен куркынычсыз булырга тиешле, шулай ук аның мөлкәтенә зыян салмый торган коммуналь хезмәтләр алуга хокуклы.
“Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының 27-31 статьялары, Коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләре нигезендә түбәндәгеләрне сорыйм:
1. Күрсәтелгән җитешсезлекләрне (көне, ае, елы) кадәр бетерергә.
2. Ирекле судтан тыш тәртиптә түләүләрне яңадан исәпләргә һәм 20__ елның ________ счет-квитанция буенча минем тарафтан ___________ башлап _________ чорда җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча, әлеге хезмәтләрнең санитария-гигиена нормативларына туры килмәве сәбәпле, түләнгән акчаларны кайтарып бирергә.
Җавапны язма рәвештә хәбәр итүне сорыйм.
Күрсәтелгән таләпләрне законда билгеләнгән вакытларда үтәмәгәндә яисә аларны үтәүдән читләшкәндә кулланучының таләпләрен канәгатьләндерү буенча неустойка түләттерү һәм миңа китерелгән әхлакый зыянны компенсацияләү буенча кулланучы хокукларын яклауны эзләп судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын. Моннан тыш, суд тарафыннан минем шикаятем канәгатьләндерелгән очракта, дәгъваны карап тикшерүнең ирекле тәртибен үтәмәгән өчен идарәче компаниядән бюджет файдасына штраф түләттерелергә мөмкин.
Шикаятьне суд тәртибендә бирү һәм карап тикшерүгә бәйле булган чыгымнарны булдырмас өчен минем дәгъвамны суд инстанцияләренә мөрәҗәгать итмичә генә канәгатьләндерүегезне сорыйм.
(көне, ае, елы) (Ф.И.А.) (имза)
РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 6.05.2011 ел, №354 Карарының 31 п. “к” пунктчасы нигезендә хезмәтләрне күрсәтүче коммуналь хезмәтләрне күрсәтү сыйфатына карата кулланучыларның шикаятьләрен (гаризаларын, мөрәҗәгатьләрен, таләпләрен һәм дәгъваларын), аларны карап тикшерүнең вакытларын һәм нәтиҗәләрен исәпкә алып барырга бурычлы, шулай ук шикаятьне (гаризаны, таләпне яки дәгъваны) алганнан соң 3 эш көне дәвамында кулланучыга аны канәгатьләндерү яки, сәбәпләрен күрсәтеп, канәгатьләндерүдән баш тарту турында җавап җибәрергә тиеш.
Дәгъва буенча җавап алганда яки дәгъвага карата идарәче компания биргән җавап белән ризалашмаган очракта кулланучының эш-гамәлләре
1. Әгәр дә дәгъва тапшырылганнан соң кулланучыга җавап бирелмәсә, яисә җавабы, булган җитешсезлекләрнең бетерелмәве сәбәпле, канәгатьләндермәсә (нигезсез дип санасагыз), кулланучы, булган җитешсезлекләрне бетерү, гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту турында сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала. Бу вакытта гаризага җитешсезлекләр булуны раслый торган актны һәм идарәче компаниядән алынган, шикаять ителүче хатның (булган очракта) күчермәсен дә теркәргә кирәк.
2. Гомумйорт милегендә булган җитешсезлекләрне бетерүнең вакытлары, күрсәтелүче коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылган очракта кулланучы торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле күләмдә күрсәтмәү яки аларның сыйфатын бозган өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә хокуклы.
Әгәр кулланучының торак-коммуналь хезмәтләрне тиешле күләмдә күрсәтмәгән яки аларның сыйфатын бозган өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итү турындагы гаризасы ирекле тәртиптә канәгатьләндерелмәсә, кулланучы тиешле гариза белән судка мөрәҗәгать итү хокукына ия. Судта кулланучыга идарәче компаниянең теге яки бу хезмәтне күрсәтергә тиешлеген (шикаятькә күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе теркәлә), ләкин күрсәтмәвен, яисә бу хезмәтнең сыйфатына карата законда билгеләнгән таләпләрне, яки аны башкару вакытларын бозып күрсәтүен (комиссияләрнең актлары, экспертизалар, фотолар һ.б.) дәлилләргә туры киләчәк. Гаризага башкаручы тарафыннан җибәрелгән бозуларны бетерү турында сорап идарәче компаниягә җибәрелгән мөрәҗәгатьләр (дәгъвалар) теркәлә. Әгәр күзәтчелек органнарына (Роспотребнадзор, торак инспекциясе, прокуратура) җибәрелгән мөрәҗәгатьләр булса, аларны шулай ук гаризага теркәргә кирәк.
Шул ук вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү (артык түләнгән суммаларны кайтару) турында кулланучылар тарафыннан тапшырылган гаризаларның суд тәртибендә карап тикшерелергә тиешлеген истә тотарга кирәк, чөнки мөлкәти (акча) характерындагы бәхәсле мәсьәләләрне карап тикшерү торак инспекциясе вәкаләтләренә керми. Түләүне яңадан исәпләү (артык түләнгән суммаларны кайтару) бары тик хезмәтләрне күрсәтүдә яки эшләрне башкаруда сыйфат бозылуны яки өзеклек буенча билгеләнгән аралыкны арттыру очрагы чагылдырылган акт булганда гына мөмкин.