Газүткәргечтә һава тарту көченең зәгыйфьлеге һәм су берьюлы ике шәһәрдә: Әлмәт районында һәм Казанда газны сүндерүгә сәбәп булды.
Республика башкаласында исле газ белән агулану аркасында гаиләне хастаханәгә салганнар. Берничә ашыгыч ярдәм машинасы төнлә Октябрь урамы буенча 19 нчы йорт янына килгәннәр.
2011 елда туган бала Республика балалар клиник хастаханәсенә, ата-анасы 7нче шәһәр хастаханәсенә озатыла. Бүген зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек дәрәҗәдә.
Фатирда газ плитәләре һәм су җылыту колонкасы урнаштырылган. Тәрәзәләр ябык булганда, һава тарту көче зәгыйфь. Берничә фатирга газ белән тәэмин итү ябылган.
Илтән-Бота торак пунктында Җиңү урамындагы йортта 15 шәхси йортны газ белән тәэмин итү туктатылган. Сәбәбе – йортларның берсендә түбән басымлы бүлү газүткәргечендәге су. Ә барысы да гаилә башлыгының газ колонкасын үз белдеге белән урнаштыруына бәйле.
Нәтиҗәләрне бетергәннән һәм барлык йортларны тикшергәннән соң зәңгәр ягулык китерүне торгызганнар.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте