«Теләкләр чыршысы» Чаллыда яшәүче нәни баланың хыялын тормышка ашырды

2025 елның 2 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      Һәркемнең хыялы бар. Галәмдәге исемлек чиксез. Әгәр олы кеше үз хыялларын үзе тормышка ашыра алса, балалар Кыш Бабайга өметләнә. Әмма аңа язылган хатларны әти-әниләре ала, һәм барысы да балачак хыялларына акча сарыф итә алмый. Ә ул очракта баланың хыялын кем тормышка ашырыр да, баланың Яңа ел могҗизасына ышанычын саклар?  

     Республика Дәүләт Советында Яңа ел алдыннан ботакларына уенчыклардан тыш балаларның теләкләре эленгән гүзәл чыршы бизәү традициягә әверелде.  Бәхет бүләк итәргә теләгән һәркем кечкенә татарстанлыларның исемнәре һәм теләкләре язылган язуны ала.

    Баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин җиде яшьлек Чаллы баласы өчен Кыш бабай ролендә чыгыш ясады. Дамир Шәймәрдановның хыялы – акыллы колонка.  

     Дамир бик игелекле, сизгер, эчкерсез малай, музыка тыңларга, биергә, сеңлесе белән уйнарга ярата. Александр Тыгин барысына да бүләкләр алып кайтты: Илдар өчен – акыллы колонка, Риана өчен – уенчык.

    Татарстанның Торак инспекциясе һәммәгезне дә Яңа ел белән котлый! Барлык кадерле хыялларыгыз тормышка ашсын, ә һәр яңа көн бәхет һәм гармония алып килсен, дип телибез.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International