Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2014 ел, №2921 әмернамәсе нигезендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү буенча лицензия комиссиясен төзү һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү буенча оештыру чараларын үткәрүгә вәкаләтле булган ТР башкарма хакимияте органы буларак билгеләнде. Күрсәтелгән әмернамә нигезендә лицензия комиссиясе составында вәкилләрнең саны (квотасы) 13 кеше тәшкил итә. Лицензия комиссиясе составына дәүләт, башкарма хакимият органнары вәкилләре дә, шулай ук устав эшчәнлекләре күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә бәйле булган иҗтимагый берләшмәләрнең вәкилләре дә керә. Лицензия комиссиясе әгъзасы булуга дәгъва кылучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла.