Капиталь ремонт буенча әҗәте булганнарны фатирларыннан чыгарачаклар

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Торак милекчеләренең 20% тирәсе күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлаган өчен түләүдән баш тарта. Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы буйсынуындагы торак инспекцияләре капиталь ремонт өчен явызларча кертем түләмәгәннәргә каршы төрле йогынты чаралары күрергә, шул исәптән аларны фатирларыннан чыгарырга әзер.

«Башка түләмәүчеләргә карата законнар нигезендә нинди чаралар кулланылса, капремонт өчен түләмәгәннәргә карата да (якынча алар саны 20% тирәсе) шундый ук стандарт процедуралар кулланылачак», — ди төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары, илнең баш торак инспекторы Андрей Чибис.

РФ Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәкнең ТКХ проблемалары буенча дирекция киңәшчесе Константин Шишка аңлатып узганча, законнар буенча, явызларча түләмәгәннәргә карата әҗәтне кайтаруны таләп итеп, алга таба бирәчәкне түләттереп, хәтта торак мәйданыннан мәхрүм итеп, судка шикаять биреләчәк. Шулай ук коммуналь хезмәтләрдән (электр энергиясе, кайнар су) өзү һәм канализацияне ябу кебек чаралар куллану турында да сүз бара.

Исегезгә төшерәбез, узган елда Россиянең күпчелек төбәкләрендә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең, йортларның кайчан төзелгән булуына карамастан, капиталь ремонт өчен түләү бурычлары барлыкка килде. Фатирларның милекчеләре моның өчен акча туплауның ике ысулын сайларга мөмкин. Беренче очракта торакчыларга программада каралган таләпләр буенча банктан счет бирелә. Икенче очракта акчалар төбәкара оператор исәбендә саклана, ул субъект тарафыннан булдырыла. Капиталь ремонт 30 елга исәпләнгән төбәкара программалар нигезендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International