Бу көннәрдә республиканың Көньяк-Көнчыгышында, шул исәптән Бөгелмәдә күпләп яуган кар барлык идарәче оешмаларның да үз йортларының түбәләрендәге кар һәм боз белән “көрәш”кә әзер булмавын күрсәтте.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе үткәргән рейд барышында “Спектр” ИК, “Безнең йорт - 2” ИК, “Уңайлы” ИК, “Уңайлылык” ТМШ, “Салават-6” ТМШ кебек идарәче оешмаларның торакчыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган барлык йортларында да түбәләрне чистартырга керешмәүләре ачыкланды. Әлеге хокук бозулар өчен оешмалар административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерүләр дәвам иттереләчәк.